Зәй офыклары

Зәйдә “Автосессия -2018” конкурсы узды

Ел саен яңа уку елы башлангач, республиканың урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә белем алучы һәм машина иярләүчеләр арасында “Автосессия” конкурсы үтә.

Аның беренче этабы шәһәр-районнарда уздырыла. Анда машина йөртүдә иң оста дип табылган 3 кеше  конкурсның 20 сентябрьдә Казанда үтәчәк бәйгесендә катнашырга юллама ала. Бүген Зәй политехник колледжының 13 студенты  үзләрен әлеге бәйгедә сынады. Егетләр башта юл йөрү кагыйдәләрен белүдә “ЮХИДИ –онлайн” имтиханында катнашты, икенче өлештә колледж автодромында автомобиль белән идарә итүдә осталыкларын күрсәтте.

Җиңүчеләрне ачыклау әлегә дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: