Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә бакчаларны басалар

Зәйдә агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча эчке эшләр бүлегенә бакчачылык ширкәтләреннән 3 урлау очрагы турында хәбәр кергән, узган елның шул ук чорында 4 очрак булган.

-Бакча сезоны башлану белән гражданнардан бакча-дача йортларыннан урлау фактлары турында эчке эшләр бүлегенә гаризалар саны арта. Бу кышкы чордан соң участок хуҗаларының бакчаларга  ешрак йөри башлавы һәм , әлбәттә, бакча ишекләре, тәрәзәләре ватылып,  угрылар эзләренә тап булу очраклары белән бәйле, - дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең җаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе башлыгы урынбасары Елена Перцева.

 Аның әйтүенчә, агымдагы елның  дүрт ае нәтиҗәләре буенча эчке эшләр бүлегенә бакчачылык ширкәтләреннән 3 урлау очрагы турында хәбәр кергән (узган елның шул ук чорында  4 очрак булган).

Елена Перцева белдерүенчә, тәҗрибә күрсәткәнчә, гадәттә бакча йортларыннан урлаулар кышкы чорда, гыйнвардан март аена кадәр вакытта күзәтелә һәм әлеге төр җинаятьләр, нигездә, билгеле бер яшәү урыны булмаган, спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыгучы затлар тарафыннан кылына. Бакча йортларыннан хуҗалар калдырган көнкүреш техникасы, электр җиһазлары, эш кораллары, металл эшләнмәләр (коймалар, ишекләр һ.б.) урлана.

-Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, район  эчке эшләр  бүлеге хезмәткәрләре атна саен  район территориясендә урнашкан бакчачылык ширкәтләрендә каракларны ачыклау һәм тоткарлау буенча  максатчан рейдлар үткәрә.

Анык бер очракка тукталасым килә. Быелның 4 маенда  «Уңыш» бакчачылык ширкәтендә ике ир - ат 61 яшьлек ханым бакчасыннан  16  металл торба урлый. Хуҗага  3 мең сум күләмендә матди зыян килә.Әлеге факт буенча  җинаять эше кузгатылды, - диде Елена Перцева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев