Зәй офыклары

Зәйдә “Бала - төп пассажир” акциясе бара

19 марттан республикада "Бала - төп пассажир" дип аталган акция старт алды. Аның кысаларында Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашулар үткәреп аңлату эшләре алып баралар. Машиналарда балаларны махсус җайланмалар белән утыртып йөрүгә аеруча җитди игътибар бирелә. Агымдагы ел башыннан районда балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер...

19 марттан республикада "Бала - төп пассажир" дип аталган акция старт алды. Аның кысаларында Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашулар үткәреп аңлату эшләре алып баралар. Машиналарда балаларны махсус җайланмалар белән утыртып йөрүгә аеруча җитди игътибар бирелә. Агымдагы ел башыннан районда балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер бала зыян күргән. Алга таба мондый хәлләргә юл куймас өчен профилактик чараларны тагын да көчәйтү зарур, ди инспекторлар. Акция 31 мартка кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: