Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә балалар бакчалары юл хәрәкәте иминлеге буенча сәхнәдә ярышты

Фестивальдә катнашкан барлык 17 балалар бакчасы төрле номинацияләрдә лауреатлар һәм призерлар булды.

Бу көннәрдә Зәйнең мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча  театральләштерелгән тамашалар фестивале узды.

Фестивальдә катнашкан  барлык 17 балалар бакчасы төрле номинацияләрдә лауреатлар һәм призерлар булды.

 Жюри составына Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Азнакай, Сарман һәм Зәй шәһәрләре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениеләре вәкилләре керде.

 Финал этабында  "Күкчәчәк”" балалар бакчасы -  "Актуаль тема", "Уймак кыз" балалар бакчасы  - "Сәхнә осталыгы", "Теремкәй"  бакчасы "Яңача караш "номинациясендә җиңүчеләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев