Зәй офыклары

Зәйдә балалар бакчаларын төзекләндерү - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе

Зәй районында 2011- 2015 елларга исәпләнгән "Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик" муниципаль программасы уңышлы эшли. Бүгенге көнгә әлеге программаны тормышка ашыру өчен 92 миллион 500 мең сум акча тотылды. Аның 25 миллион сумы - республика, 29 миллион 500 мең сумы җирле бюджетлардан, 38 миллион сумы - бюджеттан тыш чаралар....

Зәй районында 2011- 2015 елларга исәпләнгән "Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик" муниципаль программасы уңышлы эшли. Бүгенге көнгә әлеге программаны тормышка ашыру өчен 92 миллион 500 мең сум акча тотылды. Аның 25 миллион сумы - республика, 29 миллион 500 мең сумы җирле бюджетлардан, 38 миллион сумы - бюджеттан тыш чаралар. Нәтиҗәдә 16 балалар бакчасында түбәләр авышка алыштырылды, 20сендә - тәрәзәләр, 11ендә - канализация системасы, 3сендә җылылык системасы яңартылды. Болардан тыш, 7 авыл җирлегендә мәктәп биналарында балалар бакчалары ачылды. Быел муниципаль бюджеттан 11 бакчада төзекләндерү эшләре үткәрүгә 3522,12 миллион сум акча бүленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: