Зәй офыклары

Зәйдә балалар иҗат йортында урнашкан сайлау участогында хәйрия ярминкәсе үтә

Балалар иҗат йортында урнашкан участокта, бирегә йөрүче талантлы балалар кулы белән эшләнгән әйберләрдән хәйрия ярминкәсе үткәрү үзенчәлек өстәде.

1441 нче сайлау участогы урнашкан балалар иҗат йорты үзенең яшеллеге,  чәчәкләре, кызыклы композицияләре  белән  һәркемне җәлеп итәрлек. Әлеге участокта 1419 сайлаучы исәпләнә.  Биредә барлык партияләрдән күзәтүчеләр сайлау утырышын карап утыра.

-Алдагы сайлаулар белән чагыштырганда,  бүгенге  сайлауларда иртәнге сәгать 8дән көндезге  11гә кадәр  сайлаучылар участокка агылды гына.  Көндезге  сәгать 11гә сайлаучыларның - 30,  13 сәгатькә  47 проценты сайлаган иде инде, -ди участок сайлау рәисе Наталья Куликова.

Биредә балалар кулы белән эшләнгән әйберләрдән хәйрия ярминкәсе дә эшли. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: