Зәй офыклары

Зәйдә балалар юл аша чыгу кагыйдәләрен искә төшерде

Зәйдә юл куркынычсызлыгы республикакүләм атналыгы “Җәяүлеләр өчен юл кичүе” акциясе белән тәмамланды.

Чарада шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 100гә якын укучы катнашты. Балалар шәһәрнең 7нче мәктәбе каршындагы “зебра”дан дөрес итеп чыгу буенча күнекмәләр алдылар.

- Балалар юлны аркылы чыкканда иң беренче чиратта юл йөрү кагыйдәсен искә төшерергә тиеш. Юлны аркылы чыга башлаганчы якынлашып килүче транспорт чарасының сиңа туктап юл бирүенә тулысынча инангач кына  чыксалар, һәлакәтләр булмас иде, - ди ЮХИДИ өлкән инспекторы Рөстәм Биктаһиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: