Зәй офыклары

Зәйдә район үзәк дәваханәсенең баш табибы үз постыннан китте

Бүген Зәй районы үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров эштән китү сәбәпле, эш көне азагында коллектив белән саббуллашты, һәр хезмәткәргә бердәм эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.

Рим Әмировның эштән китүе хакындагы хәбәрне без рәсми булмаган чыганаклардан белдек. Шунысы да билгеле, ул Бөгелмә район үзәк дәваханәсен җитәкләячәк. Ә аның урынына яңа баш табибны Зәйдә коллективка иртәгә тәкъдим итәчәкләр. 

Рим Әмиров Зәй районы үзәк дәваханәсе баш табибы булып дүрт ел эшләде. Бу вакыт эчендә күп кенә үзгәрешләр булды. Яңарту, төзекләндерү, матди-техник базаны заманчалаштыру буенча башкарылган эшләрне тиз генә санап чыгу да кыен. 

Исегезгә төшерәбез Рим Әмиров Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе атказанган хезмәткәре. 

Фото редакция архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: