Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә Бөек Җиңүгә багышланган традицион велоузыш булачак

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган велоузыш 8 майда узачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 8 майда Зәйдә районы башлыгы Разиф Кәримов катнашында Җиңү велоузышы үтәчәк.

Велоузышта барлык теләүчеләр катнаша ала. Катнашучыларны җыю һәм теркәү 8 майда 17 сәгать 30 минутта "Энергетик" Мәдәният сарае мәйданында башлана.

"Җиңү" велоузышы Энергетик мәдәният сарае мәйданында башланачак һәм Азатлык китерүче солдат һәйкәл янында тәмамланачак.

Фото "Зәй-информ" архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев