Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” проекты кысаларында очрашу узды

Үзәк китапханәдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” проекты кысаларында тематик чара үткәрелде.

“Сугыш хатын-кыз өчен түгел” проекты хатын-кыз депутатлар инициативасы буенча алып барыла.  Тыл хезмәтчәннәре белән очрашуга Зәй шәһәре башлыгы урынбасары һәм шәһәр Советы депутаты Елена Владимировна Недошивина чакырылды. Китапханә фойесында тыл хезмәтчәннәре фотосүрәтләреннән күргәзмә оештырылды.

Очрашуны Елена Недошивина ачты. Ул проект турында сөйләп, тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәме белән котлады.

Чарада “Энергетик Мәдәният сарае, үзәк китапханә хезмәткәрләре чыгышлары, тыл хезмәтчәннәре хатирәләре белән аралашып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев