Зәй офыклары

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Зарипов вафат

Зәй районы һәм шәһәре ветераннар советы Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Зариф улы Зариповның арабыздан китеп баруы сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр көннәрдә сабырлык, ныклык тели. Харис Зарипов - районның абруйлы, зур хөрмәт казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераннарының берсе иде, аңа быел көз 100 яшь тулган булыр иде .

Җаваплы урыннарда хезмәт куйган, район-шәһәр ветераннар советын җитәкләгән ветеран һәрвакыт актив булды. Тумышы белән Югары Шепкәдән булган Харис Зарипов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына, чөнки аның армия хезмәтенә сугыш ялганып китә. Хәрби хезмәттә ул инде Бессарабияне Румыния оккупациясеннән азат итеп, Көнбатыш Украинага кушу операциясендә катнашып, чыныгу алган була. Ул Көнбатыш Украинада артиллерия полкында разведчик булып хезмәт итә. Якташыбыз хезмәт иткән 39нчы артиллерия бригадасы  Иске Оскол, Яңа Оскол, Сумы, Корсунь-Шевченково шәһәрләрен, Киевны азат итә.
Харис Зариповның  Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары тиешенчә бәяләнә: «Кызыл Йолдыз», II дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына, берничә мәртәбә Кораллы Көчләр Югары Башкомандующие И. Сталин, 18нче армия командующие, генерал-полковник Н. Пуховның Рәхмәт хатына лаек була.
Сугыштан соң үткән хезмәт юлы да матур тарих аның. Хезмәт баскычларыннан намуслы тырыш хезмәте белән күтәрелә. Сугышка кадәр Чыбыклы, Зәй МТСларында эшләп киткән якташ орлыкчылык агрономы, орлык лабораториясе мөдиреннән Чыбыклы МТСының баш агрономына кадәр күтәрелә. Куйбышев, Тукай, XXI партсъезд исемендәге колхозларны җитәкли.
Без “Зәй информ” оешмасы коллективы да Харис Зариповның мәңгелеккә арабыздан китүе белән бәйле рәвештә, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Тыныч йокла, Харис ага!   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: