Зәй офыклары

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котладылар

Бүген Зәйнең мөхтәрәм заты, Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисееваның гомер бәйрәме. Аны фатирына килеп район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, сугышчы-интернационалистлар, балалар, активистлар тәбрик итте.

Анна Моисеева авыр сугыш чорында фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшкән хатын-кызларыбызның берсе. Ул хәзер дә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. 

- Без сезне чын күңелдән котлыйбыз. Җиңүгә 75 ел тулуны каршыларга җыенган бу елда сезне гел алдынгылар рәтендә күрүебезгә бик шатбыз. Сез быел "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең районыбыз җиңүчесе, алдагы бәйге этапларында да уңышлар сезгә. Җиңүчеләр буыныннан булган затның тагын җиңү яулаячагына ышанабыз, - диде район башлыгы ветеранга саулык теләп. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: