Зәй офыклары

Зәйдә белем бирү учреждениеләрендә хезмәтне саклау турында фикер алыштылар

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов алып барды.

Бүген 25 ноябрьдә район мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын үтәү буенча киңәшмә үткәрелде. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актуаль темага «Тылсымлы әкият», «Урман әкияте», Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Якты Күл мәктәпләре җитәкчеләре чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерү уздыру, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием,  аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина комиссияләре үтү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Фото муниципаль сайттан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: