Зәй офыклары

Зәйдә бер атна эчендә өч янгын теркәлгән

Узган атнада район янгын күзәтчелеге хезмәте 8 чакыру алган. Шуның 3се ялган чакыру булып чыккан, берәр очрак ризык көю һәм үлән яну белән бәйле. Ә өч очракта янгын сүндерүчеләргә янгын сүндерергә урынга чыгарга туры килгән.

8 июльдә 14 сәгать 36 минутта 3нче Бөгелдедә янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә шәхси умарталыктагы вагончык яна. Утның башка корылмаларга үрләвенә юл куелмый. Утның ни сәбәпле чыгуы өйрәнелә.
13 июльдә көндез Дүрт-Мунча авылында янгын чыга. Биредә шәхси хуҗалыкта мунча яна. Ут мичнең төтен юлы төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип билгеләнә.
14 июльдә Перцовкада йорт януы турында хәбәр килеп ирешә. Биредә ут чыгып, йортның чормасы яна, икенче катка да зыян килә. Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: