Зәй офыклары

Зәйдә бер атнада 24 юл һәлакәте теркәлгән

24нән 30нчы августка кадәр Зәй районы юлларында 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның өчесендә кешеләр зыян күрү очраклары бар. 25 август көнне ике һәлакәт булды. Иртән Зәй - Сарман - Ал. Бистәсе автомобиль юллары чатында Шеврале автомобиле борылышта юл бирмәү сәбәпле Шеврале -Нива машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче машинадагы пассажир ханым...

24нән 30нчы августка кадәр Зәй районы юлларында 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның өчесендә кешеләр зыян күрү очраклары бар. 25 август көнне ике һәлакәт булды. Иртән Зәй - Сарман - Ал. Бистәсе автомобиль юллары чатында Шеврале автомобиле борылышта юл бирмәү сәбәпле Шеврале -Нива машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче машинадагы пассажир ханым бәрелү җәрәхәтләре ала. Соңрак хәле начар булмау сәбәпле дәваханәдән кайтарып җибәрелә. Шул ук көнне көндез Ленин урамында Форд Фокус автомобиле йөртүчесе мотоциклчыга юл бирмичә аны бәрдерә. Мотоциклчы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла. 27 август көнне исә 14 сәгать 55 минутта Чаллы - Зәй - Әлмәт юлында КАМАЗ машинасы тизлек режимын бозып хәрәкәт итү сәбәпле идарә итүдә контрольне югалта һәм каршы як полосага чыгып ВАЗ 21140 автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Атна дәвамында 6 машина йөртүченең салган хәлдә руль артына утыруы ачыкланган. 8 йөртүче салынган штрафларын түләмәгән өчен тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: