Зәй офыклары

Зәйдә бер атнада ике юл һәлакәтендә ике кеше үлде

Узган атнада һава шартларының буранлы булуы Зәй районы юлларында аварияләр артуга сәбәп булды. 23 - 29 ноябрьдә 6 юл һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше үлгән, 7се тән җәрәхәте алган. Кеше үлеме белән бәйле авариянең беренчесе 28 ноябрьдә Зәй-Сухрау автомобиль юлының 3нче километрда - Мирный бистәсендә була. Караңгыда "Ока" автомобилен йөртүче...

Узган атнада һава шартларының буранлы булуы Зәй районы юлларында аварияләр артуга сәбәп булды. 23 - 29 ноябрьдә 6 юл һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше үлгән, 7се тән җәрәхәте алган.

Кеше үлеме белән бәйле авариянең беренчесе 28 ноябрьдә Зәй-Сухрау автомобиль юлының 3нче километрда - Мирный бистәсендә була. Караңгыда "Ока" автомобилен йөртүче хатын-кыз юл читеннән баручы җәяүле ир-атны, абайламыйча, бәрдерә. 1955 елгы ир-ат шунда ук үлә. ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмый, әлегә тикшерү эше бара.

Икенче авария 29 ноябрьдә 20 сәгать 15 минутта Зәй-Сарман юлының 10нчы километрында килеп чыга. "ВАЗ-2112" автомобиле йөртүчесе тизлек режимын контрольдә тотмау, дистанция сакламау нәтиҗәсендә, алда баручы "КамАЗ" машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүчесе һәлакәт урында үлә, аның ике пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Юл хәрәкәте иминлеге иснпекторлары һава шартлары начар булганда, тәүлекнең караңгы вакытларында юл йөрү кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булуны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: