Зәй офыклары

Зәйдә бер бала тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булды

14 июльдә Зәйдә фаҗигале хәл булды.

“Узган якшәмбедә Зәйдә Ленин урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә иртән өченче каттагы ачык тәрәзәдән бала егылып төшә. Баланың башы яраланган була, аны хастаханәгә озаталар. Ләкин икенче көнне бала вафат була”, - дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Беренче мәгълүматлар буенча, әни кеше ике баласы белән өйдә булган, йорт эшләре белән шөгыльләнгән, вакыт-вакыт бүлмәдән чыгып китеп торган. Бер мизгелдә малай кечкенә өстәлгә, аннан соң тәрәзә төбенә менгән. Шуннан соң ачык калган тәрәзәдән асфальтка егылып төшкән.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Көннәр җылынуга,  ачык тәрәзәдән балалар егылып төшү очраклары ешая. Агымдагы ел башыннан Татарстанда шундый 20 очрак теркәләгән. Тәрәзәдән егылган балаларның икесе һәлак булган, калганнары төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган.
Әти-әниләр,  балаларыгызны бик кыска вакытка да үзләрен генә калдырмагыз, бигрәк тә бүлмәдә ачык тәрәзә булганда. Москит сеткасына ышанмагыз, киресенчә, ул фаҗигагә этәрә генә. Еш кына балалар шушы сетка белән чыгып төшә.Тәрәзә янында мебель тормасын, бала менәрлек булмасын. Булдыра алганча тәрәзәне өстән ачарга тырышыгыз. Тәрәзәне берничә сантимер гына ачарлык итеп фиксатор куегыз.
 Мондый хәл безнең белән булмас, дип һич кенә дә әйтеп булмый. Әлеге төр бәла-каза теләсә-кайсы гаиләдә була ала. Шуңа күрә алда әйтелгән кагыйдәләрне һәркем исендә тотсын һәм үтәсен иде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: