Зәй офыклары

Зәйдә бер гаилә 40 мең сумлык җиләк саткан

Быел яңгыр булган җирләрдә җиләк котырып уңды. Зәй районы Сармашбаш авылы болынлыкларында җиләкләр эре үсте. Әлеге авылда туып-үскән Миләүшә Әюпова тормыш иптәше Илнур белән, урман һәм болынлыклардан җиләк җыеп, 40 мең сум акча эшләгән. Эшне каен җиләгеннән башладык, аннан җир җиләгенә күчтек, ди хуҗабикә. Әлеге шөгыль белән Миләүшә тугыз ел...

Быел яңгыр булган җирләрдә җиләк котырып уңды. Зәй районы Сармашбаш авылы болынлыкларында җиләкләр эре үсте. Әлеге авылда туып-үскән Миләүшә Әюпова тормыш иптәше Илнур белән, урман һәм болынлыклардан җиләк җыеп, 40 мең сум акча эшләгән. Эшне каен җиләгеннән башладык, аннан җир җиләгенә күчтек, ди хуҗабикә. Әлеге шөгыль белән Миләүшә тугыз ел шөгыльләнә. Алдагы елларда гаилә бюджетына 20 мең сум гына акча керә торган булган. Быелгысының да бәрәкәте булсын. Ә бит иренмәсәң, акча эшләп була икән. Акча эшлим дигәннәргә мөмкинлекләр җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: