Зәй офыклары

Зәйдә бер хатын алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Зәй районында балигъ булмаган кызы өчен алимент түләүдән баш тарткан 48 яшьлек хатын хөкем ителгән.

Шәһәр суды хатын-кызны  РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче өлеше буенча  җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Суд карары белән әлеге хатын-кыз ана хокыкыннан мәхрүм ителеп, балигъ булмаган кызы өчен алимент түләргә тиеш була. Әмма 2020 елның июнь аеннан алып августка кадәр хөкем ителүче алимент түләүдән, балага  матди ярдәм күрсәтүдән качкан. Нәтиҗәдә, бу чорда алиментлар буенча бурыч 22 мең сумнан артып киткән, ә алиментлар буенча гомуми бурычы 454 мең сумнан арткан.

Хатын-кыз  үз гаебен өлешчә таныган. Суд аңа 10 ай төзәтү эшләренә тарту сыйфатында  җәза билгеләгән. Моннан тыш  аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотыла барылачак. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: