Зәй офыклары

Зәйдә бер хатын-кызның ашарга пешерүе чак кына зур янгынга китермәгән

Зәйдә бер хатын-кыз плитәгә ашарга пешерергә куеп, йоклап киткән. Плитәдәге ризык көеп бетеп, хуҗабикә ис газы белән агуланган.

Янгын сүндерүчеләр плитәдә  ризык көю очрагу буенча еш чакыру ала. "Кухня янгыннары" Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сводкаларында көн саен диярлек була.
Өйдә ризык әзерләү – безнең  тормыштагы көндәлек эшләрнең берсе. Әмма ризык әзерләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәсә, бу фаҗигагә китерергә мөмкин. Ризык яну турында хәвефле хәбәр подъездда ис һәм төтен тарала башлагач күп очракта күршеләрдән килә. Аның сәбәбе еш кына гадәти ваемсызлык була. Кәстрүлне яки чәйнекне  плитәгә куеп,  аның турында оныту, йоклау, хәмер куллану, кайчагында янып торган плитәне калдырып  кибеткә чыгу – иминлекне тәэмин итмәү ул.  Янып беткән ризыклардан газлар барлыкка килә һәм ул агулануга китерергә мөмкин. Моннан тыш, янып торган плитәдән ут чыгу куркынычы бар,  ул булган байлыгыңны югалтуга гына түгел, ә кешеләр үлеменә һәм җәрәхәтләнүенә дә китерергә мөмкин.
Моңа Зәйдә бу көннәрдә чыккан  янгынны мисал итеп китерергә була.  16 мартта 14 сәгать 24 минутта янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә шәһәрдәге Рәфыйков урамындагы күпкатлы  йортлар подъездының  берсендә көйгән ис булуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар  фатир ишеген ачып кереп,  аннан 1960 елгы хатын-кызны алып чыгып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыралар.
“Тикшерү эшләре барышында  әлеге хатын-кызның плитәгә ашарга пешерергә куеп, йоклап китүе ачыкланды. Плитәдәге ризык көеп бетеп,  хуҗабикә ис газы белән агуланган. Янгын ашарга пешергәндә ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан дип билгеләнә, “- ди район янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: