Зәй офыклары

Зәйдә бер кыз декабрь аенда өч телефон урлаган

19 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә 60 яшьлек Зәй ир-ат бер кафеда телефонын урлатуы турында хәбәр итә.

Оператив эзләү эшләре барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп 19 яшьлек кыз тоткарлана.  Тикшерү эшләре барышында аның тагын ике җинаятьтә катнашы барлыгы ачыклана. Ул 3 декабрьдә “ВАЗ-2112” машинасыннан телефон урлый. Ә 14 декабрьдә Зәйдә яшәүче бер хатын-кызның фатирыннан 15 мең сумлык телефон чәлдерә.  Урлау очраклары буенча җинаять эше ачылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: