Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә бер төркем эшсезләр өчен укулар оештырылды

Эшсезләр өчен бу уку «Каш ясау остасы» хезмәт күрсәтү буенча яңа һөнәри күнекмәләр, белемнәрен бирәчәк, һөнәри эшчәнлекне үстерүдә ярдәм итәчәк.

1 апрельдә сигез эшсез граждан өчен «Каш ясау остасы» хезмәт күрсәтү өлкәсе юнәлеше буенча һөнәри белем бирү башланды. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курс 160 академик сәгать күләмендә үткәреләчәк. Курсларны оештыручы - «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» оешмасы. Укуга керешүчеләр беренче дәрестә программа, дәресләр расписаниесе белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, укытучы белән әңгәмәдә актив катнаштылар. Эшсезләр өчен бу уку  яңа һөнәри күнекмәләр, белемнәрен бирәчәк, киләчәк һөнәри эшчәнлекне үстерүдә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев