Зәй офыклары

Зәйдә бер яшүсмер мәктәптә телефон урлаган

Зәйдә бер укучы мәктәптә телефонын гардеробта калдырган, ә аннары аның ул урында булмавы ачыкланган.

 «16 февральдә  шәһәрдә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыздан 11 февральдә мәктәп гардеробыннан укучы улының кесә телефонын урлаулары турында гариза керде,” - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан әлеге җинаятьне 15 яшьлек яшүсмернең кылуы ачыклана.  Урланган телефон хуҗасына кайтарылган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: