Зәй офыклары

Зәйдә бераз җылытачак

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген - 3 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран булу ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, вакыты белән тизлеге 15-18 м/с ка җитәргә мөмкин. Татарстан буенча һава температурасы 19-24 градус салкын булачак, аязган очракта температура − минус 30 градус. Көндез һаваның...

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген - 3 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран булу ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, вакыты белән тизлеге 15-18 м/с ка җитәргә мөмкин.

Татарстан буенча һава температурасы 19-24 градус салкын булачак, аязган очракта температура − минус 30 градус. Көндез һаваның максималь температурасы 12-17 градус салкын.

Зәйдә шулай ук аязучан болытлы һава көтелә. Көндез кар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 14-17 градус салкын.

4 гыйнварга каршы төндә болытлы һава торышы, температура 12-17 градус салкын тәшкил итәчәк. Аязган вакытта, термометрның терекөмеш баганасы 21 градус салкын күрсәтәчәк.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: