Зәй офыклары

Зәйдә беренче көзге ярминкә

Бүген “Зәй” агросәнәгать паркында агымдагы ел уңышы тәкъдим ителүче беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә.

Традицион көзге ярминкәгә гадәттәгечә районыбызның крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси җитештерүчеләр  авыл хуҗалыгы продукциясен  тәкъдим итә, төрле сәүдә нокталары эшли. Шулай итеп , аларда шәһәр халкы ит, казылык, сөт  продукциясе,  май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш  һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала. Ә агросәнәгать паркына үтү юлында махсус мәйданда районыбызның сәнгать осталары матур җыр, биюләре белән кешеләрнең күңелен күтәрә, бәйрәм рухы өсти.

Беренче көзге ярминкә тиздән өлкәннәр көне якынлашуын исәпкә алып, шул уңайдан оештырылды. Яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче волонтерлар хәрәкәте әгъзалары, политехник колледж студентлары өлкән буын кешеләренә продукцияләрне күтәрешергә, өйләренә алып кайтырга ярдәм кулы сузарга әзерләр. Шулай ук, ярминкә каршында махсус машиналар өлкәннәрне сатып алынган әйберләре белән алып кайтырга да әзер тора.  

Халык ярминкәдә  продукцияләрнең  сыйфатлы һәм кибеттәгедән очсыз булуыннан канәгать. Ярминкә һава торышының яхшы булуы белән дә күтәренке рухта үтә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: