Зәй офыклары

Зәйдә “Без төрле, әмма без бергә!” дип аталган төбәкара иҗат фестиваленең гала-концерты бара

Бу минутларда Зәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбяләнүчеләр арасында “Без төрле, әмма без бергә!”дип аталган төбәкара иҗат фестиваленең гала-концерты бара. Фестивальне оештыручы – Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасы.

Әлеге бакча ике ел элек “Идел буе – туган төбәгем”дип аталган грант откан иде. Иҗат фестивале шуның кысаларында үткәрелә. Анда Зәй бакчаларыннан тыш, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре катнаша. Фестивальнең беренче турында алар балалар иҗат коллективларының чыгышларын видеоязмага төшереп, жюрига юллаган. Ә жюри исә алар арасыннан иң оста дип табылган җыр, бию ансамбльләрен һәм аерым башкаручыларны гала-концертта чыгыш ясау өчен сайлап алган.
Фестивальдә Зәйдән шактый гына коллективлар чыгыш ясый. Әйтик, “Каенкай” бакчасыннан балалар керәшен ансамбле, “Салават күпере”ннән “Свирелька” вокаль ансамбле, шулай ук “Кояшкай”, “Тылсымлы әкият”, “Күкчәчәк”, “Аленка” бакчаларыннан яшь талантлар – шундыйлардан.
Фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: