Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “Безнең ишегалды лагере” проекты аниматорлары өчен вожатыйлар осталыгы мәктәбе узды

15 августта республиканың Яшел Үзән, Лениногорск, Әлмәт, Буа һәм Зәй районнарын үз эченә алган «Безнең ишегалды лагере» проекты старт алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проект Татарстан Республикасы муниципаль районнарында беренче тапкыр оештырла һәм барлык катнашучылар - районнар да проектны тормышка ашыру процессы белән кызыксыналар.
 

13 августта Зәйдә “Безнең ишегалды лагере” проекты аниматорлары өчен вожатыйлар осталыгы мәктәбе узды. Очрашуга Лениногорск һәм Әлмәттән 20 яшүсмер килде, ә тагын 20 кеше онлайн катнашты.
 

Аниматорлар «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән мәйданчыкларда эшләде, биредә балалар өчен кызыклы уеннар, квестлар, чаралар үткәрделәр.
 

Зәйдә “Минем ишегалды лагере” проекты биш урында - Яңа шәһәрдә 1/07, Гагарин урамы 55, Ялчыгол урамы 2, 4 йортлары янында һәм Иске Зәйдә, Поручик авылында оештырла.
Алда каникулларның тагын ике атнасы калып бара, без балаларның ялларының файдалы һәм имин узуын телибез.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев