Зәй офыклары

Зәйдә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында очрашулар дәвам итә

Бу юлы сөйләшүләргә шәһәрнең "зәңгәр' микрорайонында яшәүчеләр кушылды.

"Безнең ишегалды" проекты буенча чираттагы очрашу Зәйнең Тавлин урамы 30нчы һәм Заречная урамы 16нчы йортлары ишегалдында узды. "Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән үткәрелүче мондый очрашуларга зәйлеләр көннән-көн активрак кушыла бара. 

- Кешеләргә уңайлы яшәү шартлары тудыруны күз уңында тоткан "Безнең ишегалды" проекты буенча махсус программа киләсе елдан гамәлгә ашырыла башлаячак, дип белдерде республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов. Моның өчен 50 миллиард сум тоту ихтималы бар. Шуңа күрә, без хәзер сезнең белән узебез яши торган тирәлекне тагын да уңайлы итү турында уйларга, әлеге программада катнашу өчен үз фикеребезне җиткерергә тиешбез. Әлбәттә, иң беренче чиратта төзекләндерү бик тә мөһим булган ишегалларына өстенлек биреләчәк. Без шәһәрдә инвентаризация үткәрелүдән чыгып, 219 күпкатлы йортны колачлаган 202 ишегалды булуын билгеләдек. Аларда инде берничә  ел рәттән территорияләрне асфальтлау, тротуарлар салу эше бара. Быел гына да 31 ишегалды август азагына кадәр төзекләндереләчәк. Ә инде аларда балалар уен мәйданчыгы, спорт белән шөгыльләнү урыннары заманчалаштырылса, яшел зоналар зәвык белән эшләнсә тагын да яхшырак булачак. Шуңа да,  һәркемнең эшлекле тәкъдимнәр белән сөйләшүләрдә актив катнашуы кирәк, - дип мөрәҗәгать итте халыкка район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. 

Тавлин урамы 30нчы һәм Заречная урамы 16нчы йортларда күпчелек яшь гаиләләр яши, шуңа да биредә балалар күп. Әти-әниләр балалар куркынычсызлыгын күздә тотып уен мәйданчыгын уратып алу, егылып имгәнмәсеннәр өчен йомшак материал түшәү кирәклеген белдерделәр. Моңа өстәп, баскетбол мәйданчыгы, урам тренажерлары урнаштыру тәкъдиме дә җиткерелде. 

Өлкәнрәкләр теләген ирештереп,  Тавлин урамы 30нчы йорт җаваплысы Андрей  Микушин,  скәмияләрне яңарту, заманча яктырткычлар кую ихтыяҗы булуын да әйтте. 

Һәр теләк, тәкъдим ишегалдының махсус картасында билгеләнә барды, ул алга таба төзекләндерү эшләре программасын гамәлгә ашыру барышында кулланылачак. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: