Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “Безнең яңа укытучы” грантын алучылар ачык тыңлауларда хисап тотты

Комиссия 5 укытучының әлеге юнәлештәге эшчәнлеген, проектның вакыты чыгу сәбәпле, уңай бәяләде, 3 укытучыга грант буенча өч яклы килешүне озайтты.

Зәйдә Мәгариф министрлыгының “Безнең яңа укытучы” грантын алучылар ачык тыңлауларда хисап тотты.

Республикада гомуми белем бирү оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү буенча системалы эш алып барыла. Әлеге уңайдан 2011 елдан башлап мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен грантлар белән ярдәм итүнең комплекслы программасы тормышка ашырыла.

“Безнең яңа укытучы” гранты Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләренә педагогик эшчәнлеккә сәләтле булган талантлы яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Шәһәр-районда да 2011 елдан башлап, “Безнең яңа укытучы” грантын алучылар бар. Нигезләмә буенча грант алучыларның уку елы ахырында аның ничек тормышка ашырылуы турында ачык муниципаль тыңлауларда хисап бирүе каралган.

 

Бу көннәрдә шәһәрнең  балалар иҗат йортында 8 яшь укытучы, әлеге чарада катнашып, комиссия алдында 2020-2021 уку елында шәхси проектларын тормышка ашыру, аның нәтиҗәләре, ирешелгән уңышлар турында хисап тоттылар. Комиссия 5 укытучының әлеге юнәлештәге эшчәнлеген, проектның вакыты чыгу сәбәпле,  уңай бәяләде, 3 укытучыга грант буенча өч яклы килешүне  озайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев