Зәй офыклары

Зәйдә бәхетсезлек очрагына китергән сәбәп ачыкланды

Инде хәбәр иткәнебезчә, агымдагы елның 16 февралендә Зәй шәһәрендәге «КАМАтранссервис» оешмасы базасында хезмәт урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен тәэмин итмәү нәтиҗәсендә шартлау барлыкка килгән иде. Тикшерү барышында биредә эретеп ябыштыру эше вакытында газ баллоны шартлау ачыкланды. Анда ике хезмәткәр 2-3 дәрәҗә пешү җәрәхәтләре алды. Әлеге бәхетсезлек очрагыннан соң шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре оешмада...

Инде хәбәр иткәнебезчә, агымдагы елның 16 февралендә Зәй шәһәрендәге «КАМАтранссервис» оешмасы базасында хезмәт урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен тәэмин итмәү нәтиҗәсендә шартлау барлыкка килгән иде. Тикшерү барышында биредә эретеп ябыштыру эше вакытында газ баллоны шартлау ачыкланды. Анда ике хезмәткәр 2-3 дәрәҗә пешү җәрәхәтләре алды. Әлеге бәхетсезлек очрагыннан соң шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре оешмада хезмәтне саклау законы үтәлешен җентекләп тикшерде. Нәтиҗәдә РФ Хезмәт кодексының 212 нче маддәсе буенча закон бозылу очраклары ачыкланды, оешмада тиешле дәрәҗәдә хезмәт куркынычсызлыгы инструктажы үткәрелмәве билгеләнде. Оешма җитәкчелегенә карата админстратив җаваплылыкка тарту карары чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: