Зәй офыклары

Зәйдә булачак әнигә беренче белешмә тапшырылды

Республикабызда балалы гаиләләргә игътибар елдан-ел арта бара. Президент Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан аларга өстәмә ярдәм күрсә¬телә башлады.

 Балалы гаиләләр өчен Татарстан бюджеты чыгымнары  77 миллиард сумны тәшкил итә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителәчәк. Шундый ук гаиләләрдә яшәүче 3 яшькә кадәр¬ле балага дарулар сатып алу өчен 10 мең сумлык электрон сертификат биреләчәк. Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрдәге һәр әгъзаның керемен яшәү минимумы белән тигезләү өчен, 2020 елның 1 гыйнварыннан пособие кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә
(2019 елның 4 декабрендә кабул ителгән)  быелның 1 гыйнварыннан яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләргә балалар кирәк-яраклары  комплекты бирелә. Ул җан башына уртача керем яшәү күләменнән артмаган гаиләләргә каралган. Бүләк комплекты бала тапкан хатын-кызларга ана һәм сабый бала тудыру йортыннан чыккан көнне тапшырыла. Бүләк-комплект исә үз эченә яңа туган  бала өчен беренче чиратта кирәк булган әйберләрне (14 төр әйбер) эченә ала.
Әлбәттә, бала табарга җыенган хатын-кыз әлеге ташламадан файдалану өчен тиешле документлар җыярга тиеш һәм ул аз керемлелек буенча пособия алучы буларак, социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә.
Бүген шундый белешмәне районыбызда беренче булып шәһәрдәшебез Софья Серебрякова алды. Әлеге документны аңа социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина тапшырды. Софья Серебрякова белешмәне башка документлар белән бергә бала табу йортына тапшырачак.
-Мин шушы айда икенче баламны алып кайтырга җыенам. Безнең турыда кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, -диде ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: