Зәй офыклары

Зәйдә бурычлы фатирларга “Терминатор” урнаштыру ихтималы бар

Бүген Зәйдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелу борчулы проблемаларның берсе булып тора. Агымдагы елның 1 июленә бурычлар 11 миллион 615 мең сум тәшкил итә. "Генрернацияләү компаниясе" ААҖтенә караган ГРЭСка да җылылык энергиясе өчен әҗәтлеләр шактый җыелды. Компания бурычларны җыю максатында торак милекчеләр ширкәтләре, суд приставлары белән...

Бүген Зәйдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелу борчулы проблемаларның берсе булып тора. Агымдагы елның 1 июленә бурычлар 11 миллион 615 мең сум тәшкил итә. "Генрернацияләү компаниясе" ААҖтенә караган ГРЭСка да җылылык энергиясе өчен әҗәтлеләр шактый җыелды. Компания бурычларны җыю максатында торак милекчеләр ширкәтләре, суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Әлеге чаралар кысаларында "Генерацияләү компаниясе" ААҖ "Зәй идарәче компаниясе"нә бурычлы фатирлардан канализация системасына агучы суны чикли торган "Терминатор-4М" дип аталган җайланмаларны урнаштыру өчен арендага бирде. Әлеге җиһаз канализация стоягына урнаштырылып, нәкъ менә бурычлы фатирдан алып чыгучы кулланылган суны тоткарларга (бөкеләргә) ярдәм итә. Ул һич кенә дә бөтен стоякны томаларга ирек бирми, бары бурычлы фатирларга гына "БӨКЕ" куя. Нәтиҗәдә суны аз гына ачып куллану мөмкин була, кранны зур ачканда бөтен кулланылган суның фатирга таралу куркынычы бар. "Бөке"не махсус техник җайланмадан башка алу мөмкин түгел, бары тик бурычларын түләп бетергән очракта яки әҗәтләрне реструктуризацияләү турында килешү төзелгәндә генә фатирдан чыгучы кулланылган суны канализациягә җибәрергә рөхсәт бирелеп, "бөке" алына.

Бу көннәрдә коммуналь хезмәтләр өчен аеруча зур бурычлыларга кулланылган суны канализация системасы аша чыгаруга чикләүләр урнаштырылачагы турында хатлар таратылачак. Әлеге проблемага юлыкмас өчен тиз көннәрдә бурычларны бетерү әмәлен күрү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: