Зәй офыклары

Зәйдә быел БДИга кертеләчәк яңалыкны сынап карадылар

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Белгәнебезчә, аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора. БДИ Россия Федерациясенең барлык субъектларында 2005 елда үткәрелә башлады, 2009 елда исә штат режимына керде, ягъни мәктәпне тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп төре буларак, закон нигезендә беркетелде.

Шул ук вакытта бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибенә даими рәвештә яңалыклар кертелә. Башка елларда имтихан тапшыручылар өчен теге яисә бу фән буенча биремнәр  Казаннан махсус  җибәрелә яисә алып кайтылган булса, быел исә  моны  электрон юл белән эшләү гамәлгә кертелә. Имтихан тапшыручы аудиториядә  махсус “ачкыч” ярдәмендә интернет челтәренә кереп, биремне таба һәм эшләү өчен принтер ярдәмендә  аны чыгара.

Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә  әлеге яңалыкны сынап карау максатында математикадан БДИ тапшырачак шәһәр-район мәктәпләреннән 130  укучы (11нче сыйныфлар) сынау имтиханында катнашты.

Укучылар  имтихан тапшыруда катнашу  өчен каралган барлык процедураларны үтте. Мәктәпнең ун аудиториясендә (15әр укучы) математика буенча имтихан тапшырып карады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: