Зәй офыклары

Зәйдә быел 14 йортта капремонт узачак

Зәйдә күпкатлы йортларны төзекләндерү программасы уңышлы эшли. Быел программа нигезендә 14 йорт капиталь төзекләндереләчәк. Моның өчен 42 миллион сум акча каралган. Ремонт эшләренә килгәндә, 7 йортның түбәсе ябылачак, 6 йортта - подъездлар, 7сендә фасад ремонтланачак. Шулай ук 9 йортта - салкын су системасын, 7 йортта электр челтәрен алмаштыру каралган. Зәйдә...

Зәйдә күпкатлы йортларны төзекләндерү программасы уңышлы эшли. Быел программа нигезендә 14 йорт капиталь төзекләндереләчәк. Моның өчен 42 миллион сум акча каралган. Ремонт эшләренә килгәндә, 7 йортның түбәсе ябылачак, 6 йортта - подъездлар, 7сендә фасад ремонтланачак. Шулай ук 9 йортта - салкын су системасын, 7 йортта электр челтәрен алмаштыру каралган.

Зәйдә барлыгы 2540 квадрат метр түбә ябылачак, 3810 квадрат метр йорт фасадлары яңартылачак.

Шунысын да әйтик, узган елдан Татарстанда торакны ремонтлау буенча 30 елга исәпләнгән яңа программа эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: