Зәй офыклары

Зәйдә быел торак алу өчен субсидияләр 9 сугыш ветеранына һәм бер ишле гаиләгә тәгаенләнгән

Зәй районы башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Министрлар Кабинетының "Аерым гражданнарга федераль бюджеттан бүленгән субвенцияләр хисабына торак алу өчен субсидияләр бирү турында" карары нигезендә, 2015 елда 9 Бөек Ватан сугышы ветеранына 10 644 048 сум средстволар торак алуга субсидия буларак бирелү турында документлар...

Зәй районы башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Министрлар Кабинетының "Аерым гражданнарга федераль бюджеттан бүленгән субвенцияләр хисабына торак алу өчен субсидияләр бирү турында" карары нигезендә, 2015 елда 9 Бөек Ватан сугышы ветеранына 10 644 048 сум средстволар торак алуга субсидия буларак бирелү турында документлар тапшырылган. Тагын 8 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм сугышта катнашып үлгәннәрнең гаилә әгъзалары торак өчен субсидияләр көтә. Ә 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен бирелә торган субсидия алу өчен быел районга бер дәүләт сертификаты бүленде. Районда 5 һәм аннан күбрәк баласы булган, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ тагын 12 гаилә исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: