Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә бәйрәм эстафетасы узды

Бугенге Җиңү бәйрәме иртәсе Зәйнең "Энергия" стадионында традицион җиңел атлетика ярышлары белән башланып китте.

Анда шәһәр мәктәпләре командалары, "Аккурайд Уилз Руссиа" Зәй заводы, Техно, "Зәй шикәре", ГРЭС, политехник колледж командалары катнашты.

Спорт сөючеләрне район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев тәбрикләде.
- Барыгызны да 9май-Җиңү көне белән котлыйбыз. Без ата-бабаларыбызга,  әбиләребезгә яуланган тыныч тормыш тирән өчен рәхмәтлебез. Ә балаларыбыз аны менә шундый спорт җиңүләре, һәр өлкәдә уңышлар белән дәвам итсен. Спорт бәйрәме котлы булсын!, - диде ул.
Тантаналы чарада катнашкан спорт ветераннары да изге теләкләрен җиткерделәр. Татарстанның чаңгы ярышлары, биатлон Федерациясе вице-президенты Эдуард Галеев исә катнашучыларга җиңеллек, алга таба да зур җиңүләр яуларга фатиха бирде. Спорт һәм физкультура идарәсе башлыгы Илфат Әшрапов, алга таба җиңү яулаулар сугышларда түгел, спортта гына булсын, диде.
Ә эстафетада катнашучы мәктәп укучылары командалары 12 этапта, предприятиеләр командалары 8 этапта ярышты. Нәтиҗәдә беренче урынны белем бирү йортларыннан 4 мәктәп, икенче урынны 6 мәктәп, өченче урынны  7 мәктәп яулады. Предприятиеләрдән беренчедә - ГРЭС, икенчедә-политехник колледж, өченчедә - "Зәй шикәре" командалары.

Призлы урыннар алучыларга "Мегаполис" иминият компаниясе акчалата приз алу өчен сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев