Зәй офыклары

Зәйдә Чернобыль фаҗигасен искә алдылар (фотолар)

Моннан 29 ел элек Чернобыль атом-электр станциясендә булган авария илебез тарихында тирән эз калдырды. Бүген Зәйнең Җиңү бульварында Чернобыль атом-электр станциясендәге авария, башка радиацияле һәм техноген фаҗигаләрне бетерүдә катнашканнарга куелган мемориаль таш янында әлеге уңайдан митинг үтте. Анда Чернобль АЭСы авариясен ликвидацияләүдә катнашкан шәһәрдәшләребез, аларның тол хатыннары җыелып аралашты, бүгенге...

Моннан 29 ел элек Чернобыль атом-электр станциясендә булган авария илебез тарихында тирән эз калдырды. Бүген Зәйнең Җиңү бульварында Чернобыль атом-электр станциясендәге авария, башка радиацияле һәм техноген фаҗигаләрне бетерүдә катнашканнарга куелган мемориаль таш янында әлеге уңайдан митинг үтте. Анда Чернобль АЭСы авариясен ликвидацияләүдә катнашкан шәһәрдәшләребез, аларның тол хатыннары җыелып аралашты, бүгенге көндә арабызда булмаганнарны искә алды, алар хөрмәтенә монумент алдына венок, чәчәкләр салды. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Искә алу чарасында шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, Россия чернобыльчеләр союзының Зәй бүлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Санин катнашты.

- Сезнең белән горурланырлык, киләчәк буын өчен сәламәтлегегезне кызганмаган якташлар, рәхмәтебез чиксез сезгә, - диде Марсель Хуҗин.

Владимир Санинның да әйтер сүзе күп булды, ул якташ чернобыльчеләрнең һәрберсен исемнәре белән атап, алар кылган гамәлләрне каһарманлыкка тиңләде. Ил күләмендәге фаҗигане бетерүдә Зәйдән 112 кеше катнашкан. Шуларның 62се генә исән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: