Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә Чернобыль фаҗигасен искә алу белән бәйле чаралар башланды

Зәйдән Чернобыль фаҗигасен нәтиҗәләрен бетерүдә 97 кеше катнашты. Бүгенге көндә шуларның 37се генә исән-имин.

26 апрельдә без 35 ел элек Чернобыль атом-электр станциясенең дүртенче энергоблогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, үз сәламәтлеген, хәтта гомерен дә куркыныч астына куйган зәйлеләрне искә алачакбыз. Зәйдән әлеге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә 97  кеше катнашты. Бүгенге көндә шуларның  37се генә исән-имин.

Әлеге дата уңаеннан бүген Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар белән традицион очрашу үтте. Тематик кичә “Чернобыль: фаҗигагә бер секунд калганда” дип аталды. Очрашуда чернобыльчеләр Владимир Санин, Михаил Кириллов, Арсентий Уразайкин, Николай Голованов, Алексей Александров һәм Михаил Павлов, шулай ук 1нче мәктәп укучылары катнашты.

-Әлеге һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерү бөтен халкыбыз җилкәсенә төште, күзгә күренмәс дошман белән көрәшкә меңләгән кеше күтәрелде. Үз-үзләрен аямыйча, хәтта гаиләләрен дә икенче урынга куеп, алар туган илгә хезмәткә һәм иминлегебез сагына күтәрелделәр. Әлеге курку белмәс кешеләр, чын батырлар арасында безнең якташларыбыз да бар. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора, - диде «Чернобыльчеләр берлеге» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Владимир Санин.

Кичәне музей хезмәткәре Светлана Долгова алып барды. Башта Припять шәһәрендә яшәүчеләрне эвакуцияләү турында фильм күрсәтелде. Кунаклар  авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашулары турында  хатирәләрен яңарттылар, сорауларга җавап бирделәр.

Чарада катнашучылар Чернобыль һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев