Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә чернобыльчеләрне искә алдылар

1986 елның 26 апрелендә кешелек дөньясы зур фаҗига кичерде: Чернобыль атом-электр станциясенең бер блогында шартлау булды.

Бу техноген һәлакәт - үзенең күләме һәм фаҗигале нәтиҗәләре буенча җир шары тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге коточкыч казадан зыян күрде. Күпләре гомерләре буе яшәгән туган якларын, җыйган дөньяларын ташлап китәргә мәҗбүр булдылар


Зәйдән әлеге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә 97 кеше катнашкан. Бүгенге көндә шуларның 37се генә исән-имин.
Традиция буенча зәйлеләр фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны шәһәр үзәгендәге Җиңү бульварында техноген фаҗигаләрдә катнашучылар истәлегенә куелган таш янында искә алалар. Бүген биредә митинг булды. Аңа шактый күп чернобыльчеләр, әлеге афәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, арабыздан вакытсыз киткән якташларыбызның хатыннары, балалары, туганннары, хәрби комиссариат, җәмәгатьчелек вәкиллере җыелды.
Чарада шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина катнашты һәм чыгыш ясады.

«Чернобыльчеләр берлеге» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Владимир Санин бакыйлыкка күчкән чернобыльчеләрнең һәрберсенең исем-фамилияләрен атап чыкты.

Чарада катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алар истәлегенә мемориаль ташка чәчәкләр куелды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев