Зәй офыклары

Зәйдә чираттагы ярминкә узды

Зәйдә һәр шимбәдә оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәсенең чираттагысы «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды.

Ул бәйрәм буларак үтте, Яңа Спас һәм Сәвәләй җирлекләре үзешчәннәре башкару осталыгын күрсәтте.Ярминкәгә кемдер аралашу, беришләре азык-төлек алырга чыкты.
Ярминкәдә шәһәр халкына “Зәй” агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләрнең киң товар ассортименты тәкъдим ителде, үз продукцияләрен тугыз фермер хуҗалыгы, биш авыл җирлекләре сатты. Алар - Яңа Спас, Сәвәләй, Сармашбаш, Поручик, Поповка җирлекләре. Уздырылган ун  ярминкәдә барлыгы 10 миллион сумга якын продукция сатылган. Ярминкәләр дәвам итә. Алдагы ярминкәдә Якты Күл, Төги, Иске Маврин, Урсай, Чыбыклы җирлекләре сату белән киләчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: