Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “Чиста уеннар” акциясе узды

Квест-уенда 23 команда (83 кеше) катнашты. Экологик акция вакытында 131 капчык чүп-чар җыелды.

Зәйдә Яшьләр паркы биләмәсендә «Чиста уеннар» дип аталган  квест-уен үткәрелде.

Әлеге проект республиканың «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла.

Проектны тормышка ашыру дәвамында 20 тоннадан артык чүп-чар җыелган. Дүрт елда бу эшкә Казан, Чаллы һәм Түбән Камада 3 меңнән артык катнашучы җәлеп ителгән.

Зәйдә мондый чара  беренче тапкыр  уздырылды. Шәһәребездә экология проблемаларын хәл итүгә үз өлешен  кертергә теләүче яшүсмерләр  күп булды.

Шунысын әйтик, квестта 23 команда (83 кеше) катнашты. Экологик акция вакытында  131 капчык чүп-чар җыелды, аның гомуми авырлыгы 3186 килограмм тәшкил итте, шуның  25 капчыгы – катнаш чүп-чар, 66 капчыгы -  пластик, 5 капчыгы - металл. 35 капчыгы - пыяла. Машина покрышкалары гына да 2472 килограмм тәшкил итте.

Чара ахырында иң актив катнашучыларны бүләкләү булды. Татарстан Республикасында «Чиста уеннар» проекты җитәкчесе Максим Антонов  «Иң яхшы табылдык» һәм «ЭКО-викторина» номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан итте.

Яшьләр эшләре идарәсе фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев