Зәй офыклары

Зәйдә чыршы, миләш, наратлар утыртылды

Зәйдә “Урманны саклап калыйк” бөтероссия акциясе кысаларында шәһәр урамнарында агачлар утыртылды.

Әлеге эшкә шәһәр-район Советы, башкарма комитет, ведомство һәм оешмалар  җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре дә кушылды. Иске Зәйдә, тимер юл кичүендәге күпер янәшәсендә, Җиңү проспекты 1/19 йорты янына  яшь агач аллеялары булдырылды. Барлыгы шәһәр буенча 100 корычагач, 500 спирея, 100 чыршы, 50 нарат, 70 миләш утыртылды. Агач үсентеләре белән Зәй урманчылыгы тәэмин итте.

- Бу акциягә теләгән һәркем кушыла ала. Урамнарыбызга, бакча биләмәләребезгә агачлар утыртып без шәһәрәбезне, яшәгән җиребезне тагын да ямьләндерәбез, - диде башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: