Зәй офыклары

Зәйдә COVID-19 йоктыруның ике яңа очрагы расланды

Шулай итеп, районда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 15кә җитте.

Коронавирус йоктыруны кисәтү буенча район оператив штабы мәгълүматларына караганда, беренче очракта 1969 елда туган, Зәй предприятиеләренең берсендә эшләүче хатын-кыз авырган. Ул авыруны
элек авырып киткән кешедән йоктырган, өйдә дәвалана. Аның белән элемтәгә кергән кешеләр саны билгеләнгән.
1954 елда туган ир-атта да COVID-19 раслана. Пенсионер пневмония белән авыручы кеше белән элемтәдә булган.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Коронавирус бетмәде, ул беркая да китмәде.  Барлык саклану чараларын төгәл үтәгез!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: