Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә десантчыларга һәйкәл янында тантаналы митинг үтте

2 август – Һава десанты гаскәрләре көне.

Районыбызда десантчы дигән исемне йөртүчеләр шактый. Россиянең һава-десант гаскәрләренең туган көне булып, 1930 елның 2  августы санала. Шул көнне Воронежда үткән Мәскәү хәрби өйрәнүләрендә 12 кешелек парашютлы десант бүлекчәсе тактик биремен башкару өчен десантланган.
Бүген Зәйдә десантчыларга һәйкәл янында тантаналы митинг үтте. Митингны Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин ачып, десанчыларны, ветераннарны район башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлады.

“Десантчылар - көчле рухлы ир-атлар, илгә тугрылыклы кешеләр. Зәйлеләр арасында Әфганстан, Чечня һәм башка “кайнар нокталар"ны узган десантчылар да аз түгел. Аларның сугышчан казанышлары  Зәй районының үсеп килүче буыны өчен лаеклы партиотизм һәм армия даны үрнәге булып тора. Десантчылар бүген дә дәүләт әһәмиятендәге катлаулы һәм җаваплы бурычларны югары һөнәри осталык һәм кыюлык, батырлык һәм намус белән үтиләр”,- диде ул.
 

Десантчы-ветеран Фаяз Нәҗип улы Хәкимуллин армия хезмәтенә 1984 елны яз аенда чакырыла. Хәрби комиссариат аны һава десанты гаскәрләренә билгели. Фаяз Нәҗип улы Тула шәһәренең 106нчы девизиясе 51нче парашют-десанты полкында хезмәт итә. Хәрби өйрәнүләрне алар Украинаның Азов диңгезендә узалар.

"Бервакыт өйрәнүләр вакытында бер үзбәк егетенең аягы сынды. Озак вакыт шул егетне аркамда алып барырга туры килде", - дип искә ала ул.

Фаяз Нәҗип улы һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүе белән горурланып сөйли. Армия хезмәте, безне чын егетләр итеп тәрбияләде, ди ул. Алар гаиләләрендә бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аның гаиләсе, балалары әтиләренең десант булуы белән горурлана. Бүгенге көндә Фаяз Хәкимуллин “Зәй" агрофирмасының “Куш-Елга” бүлекчәсендә хезмәт куя.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев