Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә дин-исламга хезмәт иткән затлар бүләкләнде

Утырышның иң күңелле мизгеле бүләкләү тантанасы булды.

Зәйнең "Ялчыгол" мәчетендә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары  Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы имам-мөхтәсибе  Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашында хисап-сайлау җыелышы үтте. Аңа җирлек башлыклары, авыл имамнары чакырылды.

Утырышның иң күңелле мизгеле бүләкләү тантанасы булды. Разиф Кәримов Фатыйх хәзрәткә мөхтәсиплек итү буенча шәһадәтнамә, озак еллар дин-исламга хезмәт иткән Карман авылы мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Әхмәтшин, Хәниф хәзрәт Арсланов, Наил хәзрәт Фәтхуллинга – район башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды, Аксар авылы имамы Салих хәзрәт Зиннәтов,  Мирный бистәсе имамы Рөстәм хәзрәт Дәминев,  мәчетләргә һәртөрле булышлык иткән эшмәкәрләр Фоат Саматов һәм Илсур Гатинга Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев