Зәй офыклары

Зәйдә Дөнья чемпионын хөрмәтләделәр

Зәйдә спортка һәм спортчыларга игътибар зур. Уңышлы чыгыш ясап кайткан спортчылар һәм аларның тренерларын зур залларда хөрмәтләү матур гадәте яши.

Дүшәмбе көнне аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Разиф Кәримов  31 октябрь - 3 ноябрьдә Казанда узган билбау көрәше буенча XVII Дөнья чемпионатында чемпион калган Регина Салиховага – 20 мең, аны ярышларга әзерләгән тренер Равил Салиховка 10 мең сумлык сертификат тапшырды.
Регина Салихова - өч мәртәбә Дөнья чемпионы, биш мәртәбә  Дөнья чемпионаты призеры, унбер мәртәбә Россия чемпионаты җиңүчесе, Россия чемпионатының бронза призеры, ике мәртәбә Россия кубогы җиңүчесе, көмеш һәм бронза призеры, ирекле көрәштән ике мәртәбә Идел буе федераль округы чемпионы, билбау көрәшеннән унтугыз мәртәбә Татарстан җиңүчесе һәм чемпионы, Россия яшьләре спартакиадасы көмеш призеры, ирекле көрәштән унөч мәртәбә  Татарстан җиңүчесе һәм чемпионы, дзюдо һәм самбо буенча Татарстан җиңүчесе. Кечкенә буйлы Регинага никадәр зур җиңүләр!
 Бернәрсә дә буш урында тумый: уңышлар артында зур тырышлык, үҗәтлек, спортчы һәм тренерының йокысыз төннәре, тынгысыз төннәре ята. Афәрин, Регина, булдырасың! Зәебезнең горурлыгы син!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: