Зәй офыклары

Зәйдә дүртенче чакырылыш шәһәр һәм район Советларының беренче утырышы үтте

Анда шәһәр һәм район башлыгы, аның урынбасарлары сайланды.

Зәйдә дүртенче чакырылыш шәһәр һәм район депутатлары советларының беренче утырышлары узды. Көн тәртибендә төп мәсьәләләр - Зәй шәһәре һәм Зәй районы башлыгын, шулай ук шәһәр һәм  район башлыгы урынбасарларын сайлау булды.

Шәһәр һәм район башлыгын сайлаулар яшерен тавыш бирү юлы белән узды. Шәһәр һәм район депутатлары бертавыштан Разиф Кәримов кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.

Зәй районының Мактаулы гражданины, “Челтәр компаниясе” АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев  үз чыгышында,  Зәй районында алты ел эшләү дәверендә Разиф Кәримовның икътисадта, инфраструктурада, районның торак пунктларын һәм шәһәрне төзекләндерүдә уңай үзгәрешләр булдыруга күп көч  куюын, шулай ук авыл хуҗалыгында алдынгы позицияләргә ирешүен билгеләде.

- Район башлыгы һәм аның командасының нәтиҗәле эше сәбәпле  Зәй Татарстанның эре шәһәрләре арасында югалмады. Һәр өлкәдә тотрыклылык  сакланды. Сайлаулар нәтиҗәсе күрсәткәнчә дә, зәйлеләр тавыш бирүләрдә актив катнашуы белән республикада аерылып торды. Бу исә район халкының җитәкчелеккә ышаныч белдерү билгесе,  - дип өстәде Илшат Фәрдиев, Рәзиф Кәримовны шәһәр башлыгы һәм район башлыгы вазыйфасына сайлануы белән котлап.

Район Советы утырышында катнашкан ТР Президенты Аппараты вәкиле, Зәй районы кураторы, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты  рәисе  Иван Гущин соңгы елларда Зәй районында социаль өлкәне үстерүдә зур адымнар ясалуын, район җитәкчелегенең  катлаулы заман таләпләренә вакытында һәм адекват җавап бирүен ассызыклады.

Икенче срокка сайланган шәһәр һәм район башлыгы Разиф Кәримов, алты ел эчендә күп кенә тармакларда – икътисад, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәдә эшне системалаштыруга ирештек, дип билгеләп үтте. Игътибар үзәгендә халыкның барлык катламнарын үстерү өчен шартлар тудыру һәм аларның потенциалын ачу, яңа мөмкинлекләр, кече һәм урта бизнесны алга таба үстерү өчен эш рәвешләрен ачыклау мәсьәләләре булды.

- Зәй районында халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен барлык шартлар да бар. Зәйлеләр - үз эшләренең осталары, чын хезмәт кешеләре, - дип ассызыклады Разиф Кәримов.

Шулай ук район һәм шәһәр Советларының беренче утырышларында Зәй шәһәре һәм районы  башлыгы урынбасарлары  да сайланды.  Шәһәр башлыгы урынбасары вазифасында  Елена Недовшивина үз эшен дәвам итәчәк. Район башлыгы урынбасары итеп Валерий Акатьев сайланды, ул да шушы вазифада эшләде.

Утырыш ахырында район башлыгы Разиф Кәримов өченче чакырылыш шәһәр һәм район Советлары депутатлары Венера Исрафиловага, Анна Быля, Фәнзия Николаевага, Венера Михайловага нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аларга район Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел " истәлекле билгеләрен тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: