Зәй офыклары

Зәйдә дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының бишенче утырышы узды

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды.

Бүген Зәйдә дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының бишенче утырышы узды. Анда көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды. Иң беренче итеп депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен сайлады. Әлеге вакантлы урынга ике кандидат тәкъдим ителде. Алар: Галиев Эмиль Эдуардович һәм Галиев Эдуард Рәисович. Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан  райондашыбыз Эмиль Эдуард улын сайладылар. Ул моңа кадәр Федор Симашев исемендәге Олимпия резервы спорт мәктәбен җитәкләде. Район башлыгы Разиф Кәримов аңа җаваплы вазифада уңышлар теләде, район үсеше өчен армый-талмый эшләргә чакырды.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Захарова чыгыш ясап, районның 2021 елга һәм 2022-2023 елларга социаль-икъдисади үсеше фаразларын бәян итте. Фикер алышуларда катнашкан ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров предприятиенең ун айлык эшчәнлеген, киләсе елга планнар турында сөйләде. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев 2021 елга һәм 2022-2023 елларга район бюджеты планы белән таныштырды. Ул депутатлар тарафыннан кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: