Зәй офыклары

Зәйдә эчке эшләр хезмәткәрләре югары бүләкләргә лаек булды

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан, намуслы хезмәтләрен бәяләп, I дәрәҗә "Яхшы хезмәт өчен" Россия Эчке эшләр министрлыгы медале белән полиция майоры Алена Андреева, полиция капитаны Руслан Сәлимгәрәев, II дәрәҗә медаль белән эчке эшләр хезмәте подполковнигы Геннадий Абрамов, полиция капитаны Александр Глухарев, III дәрәҗә медаль белән полиция капитаннары...

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан, намуслы хезмәтләрен бәяләп, I дәрәҗә "Яхшы хезмәт өчен" Россия Эчке эшләр министрлыгы медале белән полиция майоры Алена Андреева, полиция капитаны Руслан Сәлимгәрәев, II дәрәҗә медаль белән эчке эшләр хезмәте подполковнигы Геннадий Абрамов, полиция капитаны Александр Глухарев, III дәрәҗә медаль белән полиция капитаннары Ландыш Гафурова, Николай Комаров, полиция старшинасы Илнур Мозаффаров, полиция лейтенанты Илфат Рәхмәтуллин бүләкләнделәр. Ә аеруча катлаулы, мөһим бурычларны нәтиҗәле үтәгән өчен полиция лейтенанты Рамил Нәҗметдиновка Татарстан Эчке эшләр министрлыгы рәхмәте белдерелде. Бер төркем полиция хезмәткәре район эчке эшләр бүлеге башлыгы Мактау грамоталарына, истәлекле бүләкләргә ия булды. Район башлыгы Мактау грамоталарын һәм башкарма комитет Рәхмәт хатларын башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов тапшырды. Мактау грамоталарына - Рөстәм Хафизов, Ришат Зәйнетдинов, Фәнил Галимов, Елена Куц, Андрей Макаров, Рәхмәт хатларына Вадим Тимофеев, Азат Әхмәтшин, Евгений Кузнецов, Юрий Бутаков, Руслан Вафин ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: