Зәй офыклары

Зәйдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Бүген Зәйдә Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада  район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Фәсхетдинов, ведомство хезмәткәрләре һәм ветераннар катнашты. Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә 143 хезмәткәр эшли. Тантаналы чарада катнашучыларны район башлыгы исеменнән Илнар Хафизов котлады. Ул чыгышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше һәрвакыт намус, батырлык һәм югары фидакарьлек символы булуын тагын бер кат ассызыклады.
-Гражданнар өчен полиция формасындагы кеше хакимият, закон һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Шәһәр һәм район урамнарында тәртип, гражданнарның тынычлыгы, аларның үз иминлегенә ышанычы нәкъ менә сездән тора. Район халкы тыныч яшәсен, һәр тармакта уңышларга ирешсен өчен имин яшәү шартлары тудыру бик мөһим. Бу уңайдан сез - төп ышанычлы көчебез. Көндәлек хезмәттән тыш, бәйрәм булсынмы, төрле мөһим чарамы, полиция хезмәткәрләре һәрчак сафта. Бу - сез сайлаган һөнәр, ә аңа тугрылыклы булып, аны җиренә җиткереп үтәү - намус эше,  - диде ул.
 Район башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук күп еллар дәвамында яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән, бай тәҗрибәләре белән уртаклашкан ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
 Котлау сүзләре белән шулай ук бүлек башлыгы Айдар Фәсхетдинов чыгыш ясады, хезмәттәшләренә нык сәламәтлек, күңел көрлеге һәм гаилә иминлеге теләде.
 Бүлекнең иң яхшы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә, район башлыгының һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бәйрәм шәһәрнең иҗат коллективлары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелеп барды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: